Безнең өчен иң мөһиме – халык мәнфәгатен кайгырту

2015 елның 29 гыйнвары, пәнҗешәмбе

- Алмаз Идрисович,   узган ел нәтиҗәләре  турында сөйләгез әле.

- Узган елда  прокуратура  федераль  законнарның үтәлеше күзәтчелектә зур эш башкарды. Тикшерүләр барышында  төрле тармаклар буенча прокурор күзәтчелеге  закон бозуның 958 очрагын  ачыклады. Шул исәптән 196 – икътисад өлкәсендә, 43 -  әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигый байлыклардан файдалану, 719 -  кеше хокукларын һәм гражданнар иреген саклау. Закон бозуларны бетерү максатыннан, район прокуратурасы 132 күрсәтмә бирде, тикшерү нәтиҗәләре  буенча 183 вазифаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылды,  404 дәгъва  судка җибәрелде (4 миллион сумга якын),  шуларның 398е тикшерелде һәм канәгатьләндерелде.  Прокурор карарлары буенча 140 вазифаи зат административ җаваплылыкка тартылды, 149 вазифаи затка  кисәтү ясалды.

Төп тырышлык  икътисад өлкәсендә  законнарны үтәүгә, шулай ук бердәм хокукый һәм икътисади даирәне тәэмин итүгә, җинаятьчелеккә каршы көрәштә хокук саклау органнарының координациясен күтәрүгә,  тикшерү һәм сорау алу вакытында, ришвәтчелеккә каршы көрәштә законлылыкны көчәйтүгә юнәлтелде.

- Узган елда   экстремизм күренешләренә  каршы тору турында шактый еш сөйләнде. Безнең районда  мондый характердагы җинаятьләр  ачыкландымы, һәм алар безгә кагыламы?

- Бәхеткә, район территориясендә экстремизм, раса һәм милләтара ызгыш фактлары теркәлмәде. Халык бер-берсенең гореф-гадәтләрен, динен хөрмәт итә, аларга аңлап карый. Минемчә, бу  прокуратура, район хакимияте, эчке эшләр бүлекләренең яхшы  эш күрсәткечен күрсәтеп тора.

- Сезгә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән гражданнарның  гозерләре нидән гыйбарәт?

- Күпчелек мөрәҗәгатьләр  хезмәт законын бозуга бәйле. Кеше  хезмәт хакын вакытында алмый,  шуның  нәтиҗәсендә  зуррак проблемалар килеп туа: кредитларын вакытында түли алмыйлар, башка түләүләрдә бурыч җыела. Шуңа күрә  соңгы инстанция буларак, безгә киләләр. Мәсәлән, узган елда  оешма эшчеләре мәнфәгатен яклап, 3 миллион 500 мең сумлык хезмәт хакын түләттерүне сорап, 342 гариза судка җибәрелде. Барлык гаризалар  тикшерелде һәм канәгатьләндерелде. Хезмәт хакын вакытында түләмәү сәбәпле, 6 вазифаи зат дисциплинар җаваплылыкка  тартылды.  2014 ел ахырына без  эре оешмаларның   хезмәт хакы буенча бурычлары булмауга ирештек. Безнең күрсәтмәләр буенча, хезмәткәрләргә  йөзләрчә мең сум хезмәт хакы түләттерелде.   

- Сезнең эштә төп юнәлеш нидә?

- Иң беренче урында – гражданнарның хокук һәм ирекләрен кайгырту, халыкны соцяклау өлкәсендә законлылыкны үтәү. Болар, нигездә, инвалидлар, пенсионерлар. Милли проектларны гамәлгә ашыру уңышлы барсын өчен, прокуратура, әлеге проектлар өчен бүленеп бирелгән средстволарның максатчан тотылуына күзәтчелек итә: җирле үзидарә органнары, шулай ук торак фонды объектларын карап тотучы торак-коммуналь комплексы оешмалары эшчәнлеген даими тикшерәбез. Мәсәлән, җылыту сезонын өэәргә ярамаганлыгы һәм аңа тиешенчә әзерләнү буенча чаралар кабул итү турындагы 32 кисәтү ясалды.

- Ә коррупциягә каршы эш ничегрәк тора?

- Үтеп киткән елда коррупцион җинаятьләр турында 46 хәбәр тикшерелде. Шуларның 45енә җинаять эше ачу турындагы карар чыгарылды. Аннары тагын коррупциягә караган 46 җинаять эше кузгатылды. Алты кешегә җинаять эше тикшерелде. Коррупциягә караган җинаятьләрдән гомуми зыян 15 миллион сумнан артып китте. Шуларның 444 мең сумы җир кишәрлекләрен алу һәм кире кайтару юлы белән башкарылды.

- Латинчадан тәрҗемә иткәндә, прокурор сүзе “кайгырту” дигәнне аңлата. Бу эш ничек бара?

- Кайгырту килеп чыкмаса, бу эш белән шөгыльләнәсе дә юк, дип саныйм. Әгәр эшеңә җаваплы карамасаң, кешеләргә авыр чакларында ярдәм итәрлек хәлең булмаса, аның белән шөгыльләнәсе дә юк. Ул чагында синең эшең бер тиенгә дә тормый. Прокурор эше – тормыш мәгънәсе һәм рәвеше ул. Бу, билгеле, җиңел вазифа түгел. Мин инде бу эштә берничә ел. Алты елдан артык Чүпрәле районында прокурор идем, аңарчы Әтнә районында прокурор урынбасары, ярдәмчесе булып эшләдем. Хәзер – биредә. Әмма кем әйтмешли, яу кырында мин ялгыз түгел. Безнең коллектив тату, бердәм, үз эшләрен белүчеләр эшли. Һәрбер хезмәткәр күңелендә кайгырту ята. Шунысын да әйтеп китим әле, ел нәтиҗәләре буенча Лилия Шаһиева Россия Федерациясе генераль прокурорыннан исемле сәгатькә лаек булды. Прокурор урынбасары Гүзәл Хәмидуллина республика прокуратурасы хезмәткәрләре арасында иң яхшы прокурор урынбасары итеп танылды. Прокурор ярдәмчесе Игорь Осипов эше дә югары бәяләнде.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International