Хәлиткеч җиңү

2015 елның 2 феврале, дүшәмбе

Сугыш хәрәкәтләре характеры буенча ул 2  периодка бүленә: 1942 елның 19 ноябренә кадәр дәвам иткән  оборона чоры һәм һөҗүм итү чоры -  Дон һәм Идел елгалары арасында  эре стратегик дошман группировкасы тар-мар ителә.

13 сентябрьдә  дошман Сталинградны штурмлауга керешә - шәһәрне  саклаучыларны куәтле һөҗүм белән  Иделгә ташларга ниятли. Канкойгыч сугышлар башланып китә. Бигрәк тә вокзал һәм Мамаев курганы тирәсендә кызу була. Һәр урам, квартал, бина өчен сугыш барган. 1942 елның 19 ноябрендә Кызыл Армия бик зур  стратегик һөҗүм операциясе башлый, Сталинград астында фашист группировкалары камап алына. 1943 елның 2 февраленә камалышта калган фашист гаскәрләре  тар-мар ителә.

Сталинград астында җиңү Бөек Ватан сугышында  тамырдан борылыш чоры булган һәм Икенче Бөтендөнья сугышы барышына хәлиткеч йогынты ясаган.

Сталинград  сугышында безнең якташлар  Виктор Павлович Брындин, Никита Александрович Карташов, Федор Иванович Фомахин, Евгений Кузьмич Степанов катнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International