Татарстанда, һава шартларының кискен рәвештә бозылуы сәбәпле, 5 муниципаль берәмлектә яшәүчеләр утсыз калган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе төбәк үзәге.
Бу хакта 11.30 сәгатьтә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе кризис хәлләрдә идарә итү үзәгенә хәбәр ителгән.
Буран һәм көчле җил булу сәбәпле, Казан, Яшел Үзән, Питрәч, Тәтеш, Кама Тамагы районнарында электр уты өзелгән - барлыгы 69 торак пункт утсыз калган, шул исәптә 34 социаль объект. Нәтиҗәдә, 25 мең 134 кеше утсыз калган.
һава торышы шартларының бозылуы нәтиҗәсендә килеп чыккан һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүгә 60 кеше һәм 21 берәмлек техника, шул исәптә ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан 10 кеше һәм 5 берәмлек техника, җәлеп ителгән. Бу юнәленштә эшләрне 18.00 сәгатьтә бетерү планлаштырыла