РФ Хөкүмәтенең кризиска каршы планы кысаларында дәүләт ярдәме алучы төп тармак сөт җитештерү булачак. Бу хакта РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Аркадий Дворкович Илкүләм сөт җитештерүчеләр берлегенең VI съездында чыгыш ясаганда белдерде.
"Бу сумма сөтчелек өчен, ким дигәндә, 30 миллиард сум тәшкил итәчәк, әлегә төгәл санны атап булмый", - дип Дворкович сүзләрен китерә ТАСС.
Дворкович билгеләп үткәнчә, Хөкүмәтнең кризиска каршы планында файдаланылган өстәмә ресурслар күләме тулаем агросәнәгать комплексына ярдәмгә 50 миллиард сумга кадәр тәшкил итә.
Моннан тыш, агросәнәгать комплексын үстерү дәүләт программасына сөт тармагына ярдәм итү буенча чаралар салынган, әлеге юнәлеш буенча 2015 елда субсидияләр күләме кимендә 25 миллиард сум тәшкил итәчәк.