Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе һәм ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының оператив хезмәтләре дә традицион әзерлек белән мәшгуль.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин күмәк бозга чыгу урыннарында тәүлек әйләнәсендә кизү тору буенча кирәкле көчләр һәм чараларны әзерләүгә, республика елгаларында боз шартлату эшләре үткәрүгә йөкләмә бирде. “Февраль башы – республикада су басу куркынычы булган чорга әзерлек вакыты, – дип сөйләде ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко. – Хәзерге көндә “Ташкын” оператив планы әзерләнде, ул ТР Министрлар Кабинетының “2015 елгы язгы ташу чорында Татарстан Республикасында территорияләрне һәм халыкны саклау чаралары турында” гы карары белән расланырга тиеш”.
Язгы ташкынга әзерлекнең бер өлеше былтыр ук оештырылган: республика буаларында 107 плотина, Казанның Кремль яр буе төзекләндерелгән, Васильево бистәсендә су басуга каршы инженер-техник чаралар күрелә башланган, Чистай районында яр ныгыту эшләре башкарылган. Николай Суржко яуган карның күләмен һәм кыш башындагы аз карлы, соңрак җирнең туңуына китергән салкын һава торышын исәпкә алып, су басу куркынычының зур булуы турында әйтте. Шул ук вакытта министр урынбасары моның якынча фараз һәм хәлләрнең үзгәрү ихтималы булуы турында белешмә җиткерде.
Гомумән, 2015 ел ташкынына әзерлек чорында республикада гидротехник корылмаларга 226, 5 млн. сумлык ремонт эшләнгән, елга үзәннәрен чистарту һәм тирәнәйтүгә 23,6 млн. сум, ярларны ныгытуга 289, 9 млн. сум, су уткәргеч торбаларны чистартуга 321, 5 млн. сум бүлеп бирелгән.
Татарстанның барлык районнарында язгы ташуга әзерлек буенча тикшерү уздырылачак. Ул март башына билгеләнгән, дип белешмә бирде Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.