Татарстанда урман малларына “Көньяк” хуҗалыгы 40 тонна азык әзерләгән

2015 елның 10 феврале, сишәмбе

Җәнлекләр, хайваннар кышын ач булмасын өчен, Татарстанда урман хезмәткәрләре, аучылар һәм егерьләр көздән аларга азык запасы хәзерләп куялар.

Узган көздә 42 тонна бөртек катнашмасы, 20 тонна ашлык калдыклары, 9 тонна печән, 300 пар яфраклы себерке хәзерләнгән. Әлеге азыкларны салу өчен урманнарда 100 дән артык махсус урын, 150 мал тозы кую урыны булдырылган, дип ачыклык кертә “Әлки хәбәрләре” басмасы.

Урман маллары өчен хәзерләнгән барлык бөртек катнашмасының 40 тоннасы “Көньяк” хуҗалыгы тырышлыгы белән булдырылды. Ә менә Әлки районының аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте бу җәһәттән тәнкыйтькә лаек. Җәнлекләр, хайваннарга азык хәзерләүдә дә аларның өлеше бик аз, дип тәнкыйтьли газета.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International