Гыйнварда ТРның авыл кибетләренә 154 млн сумлык азык-төлек товар кайтарылган

2015 елның 15 феврале, якшәмбе

Гыйнварда ТР авыл кибетләре 154 млн сумлык азык-төлек белән тәэмин ителгән, узган елгының бу 117 проценты кадәр тәшкил итә. Бу хакта “Татар-информ” МА хәбәрчесенә “Татпотребсоюз” да белдерделәр.

Азык-төлек товарлары “Татпотребсоюз” кулланучылар берлегенең район цехларында җитештерелгән.

Авыл халкына 1,6 мең тонна икмәк-күмәч эшләнмәләре җибәрелгән, бу узган елгы шушы ук вакыттагының  92 процентын тәшкил итә. Шулай ук казылык эшләнмәләре 24 тонна (82 процент) булган.

Кулланучылар берлегенең район цехларында 152 тонна кондитер эшләнмәләре җитештерелгән, бу якынча узган елдагы кадәр. Шулай ук 54 тонна (98 процент) макарон эшләнмәләре, 25 мең декалитр (112 процент) алкогольсез эчемлек, 26 тонна балык (102 процент) җитештерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International