Төп сораулар, һәрвакыттагыча, торак, коммуналь хезмәтләргә, күчемсез милеккә караганнар булды. Шунысы куанычлы, әгәр элегрәк кабул итүгә язылучылар саны бер чамада гына торган булса, бу юлы ике дистәгә якын питрәчле килергә уйлаган. Алар арасында яшьләр дә, өлкәннәр дә бар иде. Һәрберсе үзен борчыган сорауларына җавап табарга ниятли.
Шулай да, иң күп сораулар нинди темага карый соң?
Бу юлы иң күп сорау торак проблемасы белән бәйле иде. Җир темасы, коммуналь хезмәтләр дә читтә калмады. Торак мәсьәләсе күп балалы Юсуповлар гаиләсен депутат янына китергән. Алар кечерәк кенә фатирда яши һәм авыл яшьләренә ташламалы торак бирү программасы буенча чиратта торалар.
Ирина Моисееваны канализация суы агудан, җәен су булмаудан, коррекция мәктәбе белән хастаханә арасындагы юлның начарлыгыннан зарлана. Азат Миңнуллович икенче көнне үк бригада җибәреп, мәсьәләне хәл итәчәкләренә ышандырды. Юлга килгәндә, бу урам программага кертелгән һәм җәй көне асфальт салыначак.
Ә җир мәсьәләсен эшче тәртиптә хәл итәчәкләр. Чөнки ул җентекләп тикшерүне таләп итә.