Узган тәүлектә Татарстанда 2970 тонна сөт җитештерелгән

2015 елның 16 феврале, дүшәмбе
Узган тәүлектә Татарстанда 2970 тонна сөт җитештерелгән, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 139 тоннага күбрәк, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.
Ай башында сөт 65 тоннага арткан. Узган көн белән чагыштырганда, 3,8 тоннага артык сөт савып алынган.
Әтнә, Мамадыш, Саба, Балтач, Кукмара, Кайбыч, Апас районнары лидерлык итә, һәр сыердан тәүлегенә 14,2-19,2 кг сөт савып алалар.
Ә узган тәүлектә Чирмешән, Менделеевск, Мөслим, Спас, Тәтеш районнарында һәр сыердан 6-8,7 кг гына сөт савып алганнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International