Буа шикәрчеләре былтыр 4500 тонна чимал эшкәрткән

2015 елның 16 феврале, дүшәмбе

Буа шикәр заводында 2013 елда тәүлегенә 3800 тонна чимал эшкәртелсә, былтыр бу күрсәткечне 4500 тоннага җиткергәннәр. Айлык уртача хезмәт хакы 19236 сум тәшкил иткән.

Заводның директорлар советы рәисе Марат Абдуллин исә киләчәктә заводта заманча җиһазлар урнаштыруга игътибар артачагын ассызыклады. Бу сезонга 600-650 мең тонна чимал эшкәртү мөмкинлеге бирәчәк.

Хисап җыелышында, холдингның, завод дирекциясенең матди ярдәме, районның булышлыгы белән бистәдәге мунчаны кабат эшләтеп җибәрү турында сүз булды. Бу өлкәдә җитәкчелек эш алып бара инде. Икенче хәл ителәсе мәсьәлә - завод урамындагы юлны тәртипкә китерү, дип яза “Байрак” басмасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International