Шамаил – татар халкы рухи мирасының аерылгысыз өлеше санала торган борынгы мөселман каллиграфия сәнгате. Изге Коръән аятьләре, сүрәләр язылган шамаилләр элек-электән татар өйләрен бизәп, нур биреп торган. Шамаилләргә бәйле традицияләрне саклау һәм ныгыту максатыннан, республикада “Минем өемнең шамаиле” республика акциясе кысаларында конкурс уздырыла. Аны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, “Татар сәнгате һәм мәдәнияте (Татар шамаилләре галереясы) клубы” иҗтимагый оешмасы, “Казан кремле” музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музее оештыра.
Конкурс номинацияләре түбәндәгечә.
“Профессиональ каллиграфия” номинациясендә пыялага ясалган классик татар шамаилләре кабул ителә. Җиңүчеләргә 20 мең, 15 мең, 10 мең сум күләмендә премияләр каралган. Эшләр А4 (210 мм-297мм) - А2 (420мм-594мм) форматында кабул ителә. Өстенлек стандарт форматларга бирелә (А4, А3, А2).
“Һәвәскәр каллиграфия” номинациясендә автор үзе теләгән техниканы кулланып ясаган шамаилләр кабул ителә. Җиңүчеләргә 7 мең, 5 мең сум, 3 мең сум күләмендә премияләр каралган.
“Балалар иҗаты”. Катнашучыларны һәм җиңүчеләрне истәлек бүләкләре, грамоталар, рәхмәт хатлары көтә.
“Гаилә ядкаре” номинациясенә гаилә шамаилләре фотолары кабул ителә. Гаилә шамаилләрен саклаучыларга истәлек бүләкләре тапшырыла. Шулай ук аларга шамаилләрендәге язулар укып күрсәтеләчәк һәм тәрҗемә ителәчәк.
Иң үзенчәлекле эшләр акциянең махсус каталогына кертеләчәк. Конкурста катнашкан иң яхшы шамаилләр күргәзмәсе Кол Шәриф мәчетендә 15 майдан алып 15 июльгә кадәр уздырылыр дип көтелә. Конкурска килгән эшләрне профессиональ жюри һәм 15 -21 май көннәрендә үткәреләчәк тавыш бирүдә катнашучылар бәяли. Җиңүчеләр 21 майда – Идел буе Болгарында Ислам динен рәсми кабул итү көнендә билгеле булачак. Алар “Яңа гасыр” телеканалының татар шамаилләре сәнгатенә багышланган тапшыруларында катнаша ала.
Конкурс эшләре фотографияләрен 25 апрельгә кадәр info@dumrt.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк. Фотографияне җибәргәндә авторның тулы исеме, номинация, иҗади эш исеме күрсәтелергә һәм катнашучы хакында кыскача мәгълүмат язылган булырга тиеш. Бу хакта конкурсны оештыручылар хәбәр итә.