Татарстанда салкын һава шартлары саклана

2015 елның 17 феврале, сишәмбе
Иртәгә Татарстан синоптиклары аязучан болытлы һава, явым-төшем көтелмәвен фаразлый. Төнлә һәм иртән урыны белән томан, юлларда – бозлавык.
Төнлә температура 17-22 градус салкын, аязганда 24-29 градус салкын булачак. Көндез температура 9-14 градус тәшкил итә.
Төнлә Казанда 17-19 градус салкын тәшкил итә, аязганда, 24-26 градуска кадәр салкын. Көндез температура 10-12 градус салкын булуы көтелә.
19 февраль төнендә Татарстанда аязучан болытлы һава булачак. Иң түбән температура 16-21 градус, аязганда – 25 градуска кадәр салкын, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International