“Авыл халкы мәнфәгатен кайгыртабыз...”

2015 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе

Районның иң эре авылы Питрәчтә үткән гражданнар җыенында  авыл җирлеге башлыгы Эдуард Дияров һәм авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Али Рафиков  төп игътибарны әлеге мәсьәләләргә юнәлтте. 29 мартта халык үз авылларының  киләчәген кайгыртып, үз фикерләрен әйтәчәк.

Референдумның  төп һәм бердәнбер соравы – “2015 елда сез 300 сум  үзара салым  түләргә  һәм җыелган  средстволарны  Питрәч авыл җирлеге урамнарын яктырту системасын модернизацияләүгә  һәм реконструкцияләүгә тотарга  ризамы?”

- Бу  авыл җирлеге өчен   иң  кискен проблеманы хәл итү мөмкинлеге бирәчәк, - дип билгеләп үтте Эдуард Дияров. – Халыктан җыелган һәр  сумга республика 4 сум өсти. Бу акчаларга күп  кенә эшләр башкарырга мөмкин булачак. Әмма моңа ирешү өчен без әлеге эшкә  җаваплы карарга тиеш. Җирлектә яшәүче һәрбер кеше үз өлешен керткәндә генә  өстәмә акча бүлеп биреләчәк. Шуңа күрә читтә калмагыз. Бу сезнең мәнфәгатьне кайгыртып эшләнә.

Али Рафиков җыелганнар алдында   узган елда башкарылган эшләр турында сөйләде. Ул  узган елдагы казанышлар турында кыскача гына таныштырып үтте:

- Питрәч  җирлегендә халык иминлеге үсешендә  билгеле бер уңай динамика сакланып калды,  бер кешенең  чиста акча кереме 12 процентка  артты, - диде ул.

Узган ел авыл җирлеге өчен  уңышлы булды. Мәсәлән, торак төзелеше һәм төзекләндерү өлкәләрендә. Юлларның бер өлеше тәртипкә китерелгән, нигездә, үзәк юллар. Шулай да бу юнәлештә эшләр җитәрлек әле. 

Авылыбызда яшәүчеләрнең бакчада эшләүгә өстенлек биреп,  авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнергә теләмәүләре күңелне төшерә. Халыкның  шәхси хуҗалыкларында сыерлар, мөгезле эре терлек  асрауга өстенлек бирмәве күзәтелә. 

Җыенда  питрәчлеләргә хакимият  вәкилләренә  кызыксындырган сорауларын бирү  мөмкинлеге дә бар иде. Мишанин урамындагы 8 нче йортта яшәүче бер ханым күпфатирлы йортларда  капиталь ремонт үткәрү графигы белән кызыксынды.

Яшь аналарны  балаларга кагылышлы сораулар борчый. Залда утыручылардан Осиново бистәсендә мәктәп төзелеше турындагы сорау керде.

- Чыннан да,  район үзәгендә балалар саны арта бара. Әгәр шулай дәвам итсә, мәктәп ачу мәсьәләсен хәл итәчәкбез, - диде Питрәч район башлыгы.

Тагын бер ана Боз сараеның үз автобусы булырмы, дип кызыксынды. Хәзерге вакытта хоккей командалары ярышларга үз транспортында барырга  мәҗбүр.

Районда бу  проблема турында беләләр, аны хәл итәргә уйлыйлар.  Яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең үз транспорты бар. Ярышлар графигы тыгыз булганга, транспорт җитешми.

 

Питрәч авыл җирлеге бюджетында  19617,4 мең сум күләмендә керем өлеше планлаштырылган, бюджет 20503,1 мең сумга үтәлгән, бу 104,5 процент.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International