Казанда сигез мәйданчыкта авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза

2015 елның 23 феврале, дүшәмбе

Бүген Казанда сигез мәйданчыкта авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза. Шәһәрдә яшәүчеләр өчен арзанрак бәядән продукция сатып алу мөмкинлеге бар, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Казанның Совет районында “Казан” агросәнәгать паркы территориясендә һәм Дәрвишләр бистәсендә ярминкә оештырыла.

Яңа Савин районында “Яңа Савин күпләп-ваклап сату базары” ААҖ каршындагы мәйданчыкта сөт, май һәм итне арзанрак бәядән алып булачак.

Казанның Авиатөзелеш районында 123 нче һөнәр лицее каршындагы мәйданчыкта республиканың муниципаль районнары һәм предприятиеләре товар җитештерүчеләре үз продукцияләрен тәкъдим итәчәк.

Мәскәү районында Коләхмәтов һәм Восстание урамнары чатындагы мәйданчыкта арзанрак бәядән продукция алу мөмкин.

Киров районында яшәүчеләр “Ягодная слобода” сәүдә үзәге каршындагы территориягә ярминкәгә чакырыла.

Казанның Вахитов районында ярминкәләр Чехов базары янында һәм Тинчурин урамындагы мәйданчыкта уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International