Хәзерге вакытта Тукай районында 45 фермер хуҗалыгы лаеклы рәвештә эшләп килә. Бер елда алар тырышлыгы белән 503 млн. сумнан артык продукция җитештерелгән. Районда 26 гаилә хуҗалыгы бар, аларның 12се югары технологияле.
Бу хакта бүген ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашындагы Татарстан фермерлары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясенең XV корылтаенда Тукай районы фермерлар ассоциациясе рәисе Минталип Миңнеханов сөйләде. Ул районның кайбер алдынгы хуҗалыкларын аерым билгеләп узды. Мәсәлән, Югары Суыксу авылында яшәүче Мөнәвир Шәйхетдинов терлекчелек белән шөгыльләнә: 11 сыер, 180 сарык, 35 ат, 40 дуңгыз асрый. Бер елда аның хуҗалыгында 63 т. сөт һәм 17 т. ит җитештерелгән. Калинино авылы фермеры Ринат Ханов исә 1991 елдан бирле кошчылык белән шөгыльләнә. Былтыр ул 350 т. кош ите җитештерүгә ирешкән. Евлеево авылында яшәүче Анатолий Касакин хуҗалыгында бүген 250 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 150 баш сыер исәпләнә. Фермер берничә юнәлештә эшчәнлек алып бара: терлекчелектән тыш, үсемчелек, умартачылык, балыкчылык белән шөгыльләнә.
Минталип Миңнеханов сүзләренчә, һәр фермер хуҗалыгы район һәм республика агросәнәгать комплексы үсешенә үзеннән зур өлеш кертә. “Вакыт бүгенге икътисади шартларда бары тик үзебезнең авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренә генә өметләнеп булуын күрсәтте”, – дип сөйләде ул үзенең чыгышында. Минталип Миңнеханов супермаркетларны фермерлар җитештерә торган продукцияләр белән тәэмин итү заруриятен дә билгеләп узды.