КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

2015 елның 25 феврале, чәршәмбе

ПИТРӘЧЛЕЛӘР Лаешта үткән “Ел хатын-кызы.

 

Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика бәйгесенең зона турында бик яхшы чыгыш ясап, җиңеп кайттылар. Болар: “Хатын-кыз – лидер” номинациясендә - Наилә Таҗиева, “Минем язмышым – минем һөнәрем” номинациясендә – Гүзәлия Шәфикова, “Өченче яшь героинясы” номинациясендә абсолют җиңүче – Гөлҗиһан Айнуллина. Жюри рәисе тагын ике вәкилебезне билгеләп үтте. Болар: “Хатын-кыз – ана” номинациясендә – Алсу Гафурова һәм “Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият” номинациясендә Гөлфинә Шәяхмәтова. Аларның бөтенесе дә республика Президенты белән очрашуга барачак.

РАЙОН КРЕСТЬЯН-ФЕРМЕР ҺӘМ ШӘХСИ ХУҖАЛЫКЛАРЫ ҖИТӘКЧЕЛӘРЕ Казанда үткән фермерларның 15 съезды эшендә катнашты. Бу мөһим чарада сүз күбрәк терлек һәм кошларны сугымга җибәрү цехлары төзелеше турында барган. Быел фермерлар, инвесторлар ярдәме белән, җиләк-җимеш эшкәртү эшен башларга планлаштыра. Бал алу эшен дә җайга салырга уйлыйлар. Аграр бизнес белән шөгыльләнер өчен җир бүлеп бирү мәсьәләсе дә күтәрелгән.

РАЙОН ҮЗӘК КИТАПХАНӘСЕНДӘ ӘДӘБИЯТ ЕЛЫНА багышланган китап күргәзмәсе эшли. Ул “Китап һәм тарихи хәтер” дип атала. Ә “Шигырь юлларында – сугыш мизгелләре” күргәзмәсе укучыларны Бөек Ватан сугышы чорына алып кереп китә.

УРТА ҺӘМ КЕЧЕ БИЗНЕС ВӘКИЛЛӘРЕ 27 февральдә семинар-киңәшмәгә җыела. Алар районда эшмәкәрлек һәм сәүдә үсеше проблемалары турында сөйләшәчәк. Әлеге чара “Батыр”да көндезге сәгать 2дә башланачак.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International