Төп кыйблабыз - тормышны яхшырту

2015 елның 25 феврале, чәршәмбе

Республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, районның барлык звено җитәкчеләре, авыл җирлеге башкарма комитетлары башлыклары катнашындагы район Советы утырышы  башланганчы, Васил Шайхразиев һәм аны озата баручылар берничә төзелеш объектында булды: “Царево” торак  комплексы, Иске Шигали авылындагы  күпфункцияле үзәк, Осиново бистәсендәге балалар бакчасы. Премьер-министр  урынбасары  район үзәгендәге промышленность мәйданчыгында, район үзәк хастаханәсендә, аерым алганда, сугыш ветераннары палаталарында булды. Шулай ук кунаклар  район хакимият бинасы каршындагы үзәк мәйданда оештырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе экспозицияләре белән дә танышты. Коллегиянең пленар өлеше  район мәдәният йортында үтте.

Район Советы утырышында депутатлар алдында төп доклад белән  район башлыгы Эдуард Дияров  чыгыш ясады. Ул  2014 елда районның социаль-икътисади үсеше  йомгаклары белән таныштырды, быелга бурычлар билгеләде. Эдуард Дияров  залдагы депутатларга мөрәҗәгать итеп:

- Икътисади үсешнең төп күрсәткечләре 2013 елгы дәрәҗәдән югарырак булды. Тулай территориаль  продукт  күләме 5 миллиард 134 миллион сум (2013 елгыдан 103 процент)  тәшкил итте. Төяп-бушатылган продукция (эш һәм хезмәтләр) һәм  авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 19 һәм 3 процент нисбәтендә артты. Ваклап сату күләме  8,3 процентка, җәмәгать туклануы әйләнеше  7 процентка артты. Инвестицияләр күләме өч ярым миллиард сумнан артык тәшкил итте, бу 41 процентка артык.  Узган елда 90 мең квадрат  метрдан артык торак  сафка тапшырылган, бу 2013 ел дәрәҗәсеннән 179 процент. 2014 елда халыкның акча кереме 13,8 процентка  артты. Ирешелгән  күрсәткечләр  2014 елда  республика муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисади үсеше рейтингында алдынгы позицияне саклап калды. Һичшиксез, югары күрсәткечләр һәм яхшы нәтиҗәләр уртак тырышлык нәтиҗәсе.

Район башлыгы авыл хуҗалыгы эшчәнлегенә анализ ясап,  авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең районның икътисади  үсешендә зур роль уйнауларын билгеләп үтте. Авыл хуҗалыгының тулай  продукциясе, 2013 ел белән чагыштырганда,  3 процентка  артты. Ит һәм сөт җитештерү  артты.

- “Ак Барс-Питрәч” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә һәм   кабат оешкан  крестьян-фермер хуҗалыкларында  баш санын  арттыру өстендә тырышып эшлиләр.  – Узган елда сөт җитештерү  19784 тонна тәшкил итте, бу 2013 ел белән чагыштырганда 2007 тоннага  артыграк. Район буенча сыердан савым  4465 килограмм тәшкил итте, 2013 ел белән чагыштырганда 338 килограммга  күбрәк. 27979 тонна ит җитештерелгән. Алдагы ел белән чагыштырганда 1155 тоннага артыграк.

Эдуард Дияров  докладтан саннар китергәндә, бу эштә  “Ак Барс” кошчылык комплексының (җитәкчесе Илһам Кашапов)  зур роль уйнавын әйтеп үтте. Монда 26497 тонна  кош ите җитештерелгән. Бу районда җитештерелгән барлык итнең 95 проценты.

Халык хуҗалыгы алдына куелган заман бурычлары динамик үсеш һәм яңача фикерләү, караш таләп итә. Бигрәк тә икътисадта. Районның икътисади  үсешендә төп резервның берсе   булып инвестицияләр  тора. Сүз уңаеннан,  узган елда  икътисад һәм  социаль  өлкәдә үсешләр  өчен  инвестицияләрнең  өч миллиард ярымнан артык инвестиция үзләштерелгән. Бу  алдагы елдан 41 процентка  артык. Шулардан  авыл хуҗалыгы тармагына  16 проценты туры килә. Районда инвестиция  программалары кысаларында  билгеле бер  чаралар комплексы тормышка ашырыла.  Инвестицияләр турында сүз алып барганда,    промышленность мәйданчыклары һәм индустриаль-промышленность парклары булдыру мәсьәләсенә тукталып үтәргә кирәктер. Хәзерге вакытта республикада  бу мәсьәлә игътибар үзәгендә. Безнең районда да  җитештерү мәйданчыклары  үсешенә  зур игътибар бирелә. Муниципаль дәрәҗәдәге “Агропромбанк”, “Биотех” агропромышленность мәйданчыгын гына алыйк. Аның территориясендә 4 резидент эшли, аларның  җитештерү мәйданчыклары белән тулылану  дәрәҗәсе 30 процент тәшкил итә, 26 эш урыны булдырылган,  гамәлгә ашырылган  инвестицияләр  күләме 45 миллион сумга җиткән. Бу  кече һәм  урта бизнес вәкилләре өчен коткаргыч  ролен үти. Васил Шайхразиев шундый промышленность мәйданчыгында булды һәм  анда җитештерелгән әйберләр белән танышты. Эдуард Дияров  үз чыгышында  районда инвестиция климатын яхшыртуның төп индикаторы  итеп яңа инвесторлар килүен билгеләп үтте.

- Без бу юнәлештә даими эшлибез, - диде сүзен куәтләп Эдуард Дияров. – Бүген билгеле бер килешүләр һәм нәтиҗәләр дә бар, шул исәптән, җитештерү мәйданчыклары төзелеше дә бара.

Премьер-министр урынбасары Васил Шайхразиев узган елга йомгак ясап, 2014 елга дигән барлык социаль программаларның, кыенлыклар булуга карамастан, үтәлгәнлеген билгеләп үтте.

- Икътисад өлкәсендә хәл катлаулы. Аны даими күзәтеп барабыз. Без бер урында таптанып торырга тиеш түгел. Яхшыга таба омтылырга кирәк, - диде.

Ул үзенең чыгышында райондагы демографик хәлнең уңай динамикасы турында әйтеп үтте (2014 елда табигый үсеш 68 кеше). Бу районда яхшы тормыш дәрәҗәсе күрсәткече булып тора. Монда кешеләр ныгып урнашып кына калмыйлар, ә бәлки, озак вакытлар яшәргә планлаштыралар. Шуңа күрә һәрвакыт дүрт мөһим позицияне күз уңында тотарга кирәк: торак, балалар бакчасы, мәктәп, эш. Болар бар икән, шул чагында кешеләр торып калачак. Әлеге гади формулада кимчелек килеп туса, шул чагында проблемалар башлана. Эш нәтиҗәле, максатчан алып барылырга тиеш. Эчке резервлардан күбрәк файдаланырга, инвестицияләрне җәлеп итәргә һәм тартырга, җитештерүне киңәйтергә кирәк. Безнең төп бурыч – социаль проектларны үтәү.

Васил Шайхразиев алдагы язгы кыр эшләренә дә тукталды.

- Мәсьәлә бүген бик җитди тора, - диде ул. – шуның өчен дә авыл хуҗалыгы җитәкчеләренә анык бурычларны хәл итәргә кирәк.

Чыгышы ахырында Премьер-министр урынбасары тагын бер тапкыр Питрәч районының 2014 елга яхшы күрсәткечләргә ирешүен әйтеп узды, биредә яшәүче хезмәтчәннәргә намуслы хезмәтләре өчен рәхмәтен җиткерде, аеруча тырышлык күрсәткән берничә питрәчлегә бүләкләр тапшырды.

Район башлыгы утырыш ахырында аңа нәтиҗә ясап:

- Район яшәде һәм үсте. Яхшыга үзгәрешләрдә җәмәгатьчелекнең һәм халыкның җирле хакимият белән аңлашып, бергә эшләве, хуплавы зур урын алып тора. Ел саен алга барырга кирәк. Халык күрсен: хакимият эшли, катлаулы мәсьәләләрне хәл итәргә алына. Моңа районның киләчәге һәм кешеләрнең тормыш дәрәҗәсе бәйле. 

Врезка

1. Питрәч районы Татарстан картасында 85 ел элек барлыкка килә. Быел район юбилее елы. Юбилейны һәм 2015 елның Парклар һәм скверлар елы итеп игълан ителүе уңаеннан, үзәк мәйданда никахлашу паркы ачу күздә тотыла.

2. 2015 елга бурычлар:

- икътисадый һәм салым базасын үстерү;

- районга өстәмә инвестицияләр җәлеп итү;

- эшмәкәрлекне үстерү, яңа эш урыннары ачу;

- базар, мәгълүмати, транспорт һәм социаль инфраструктураны үстерү;

- халык тормышын, шулай ук мәгарифне, мәдәниятне, рухи якны үстерү;

- җәмәгатьчелекнең район проблемаларын анализлауда һәм аларны хәл итүдә ролен күтәрү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International