Питрәч хоккейчылары 2 нче урында

2015 елның 25 феврале, чәршәмбе

Турнир Ватанны саклаучылар көненә  багышланган иде.

Бозга барлыгы 7 команда чыкты: “Ягуар” (Кукмара), “Кристалл” (Саратов өлкәсе, Балаково), “Ак барс” (Казан), “Нефтехимик” (Түбән Кама), “Оренбуржье” (Оренбург), “Спартак” (Чабаксар), “Пестрецы” (Питрәч).

Безнең команда бик яхшы чыгыш ясады. “Ягуар” командасын -  3:2, “Кристалл”ны - 4:2, “Оренбуржье”ны -  4:3, “Спартак”ны  5:1 исәбе белән җиңде. “Ак барс” белән  йомгаклау матчында  исәп - 4:3. Безнекеләр “Нефтехимик”ка оттырды һәм  2 нче урын яулады (тренер Виктор Сорокин), 3 нче урында  - “Ягуар”.

Фаяз Гыймадиев иң яхшы  сакчы  дип табылды, Тимур Мирзахмәтов үз капкаларын бик яхшы саклады,  Данил Воркунов һәм Никита Кузьмин үзләрен чын снайпер итеп күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International