РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы Россия төбәкләренә 20 миллиард 33 миллион сум күләмендә субсидия күчергән. Акчаны үзләштерү буенча лидерлар арасында - Липецк, Мәскәү, Рязань һәм Калининград өлкәләре, Мари Эл республикасы һәм Алтай крае, дип хәбәр ителгән министрлыкның рәсми сайтында.
РФ субъектлары авыл хуҗалыгы предприятиеләренә ярдәмгә 1 миллиард 676 миллион сум яки федераль бюджет акчаларының 8 процентын бүлеп биргән инде. Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы күчергән акчаларның 11 проценты үсемлекчелек өлкәсендә авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә юнәлдерелгән.
Төбәк агросәнәгать комплексы идарәсе органнарының әлеге акчаларны авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә вакытында бүлеп бирүе аларның финанс-икътисади хәлен яхшыртуга булыша. Бу шулай ук банкларның кредит бирү карарына һәм кредитлар буенча процент ставкасы зурлыгына да уңай йогынты ясарга ярдәм итә.