Үткән тәүлектә ТР да 3003,1 тонна сөт җитештергәннәр

2015 елның 27 феврале, җомга
Үткән тәүлектә ТР да 3003,1 тонна сөт җитештергәннәр. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырсак, бу 133,2 тоннага күбрәк. Республика буенча һәр сыердан уртача 12,8 кг сөт савып алынган, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.
Балтач районында тулаем сөт күләме 165,6 тонна тәшкил итә, Мамадышта – 147, Әтнәдә – 127, Сабада – 118,5 һ.б. Бу районнарда бер тәүлектә һәр сыердан уртача 14,1-18,8 кг сөт савылган
Шул ук вакытта үткән тәүлектә Мөслим районында 34,1 тонна сөт җитештергәннәр, Спасста – 26,7, Бөгелмәдә – 22,1, Менделеевскида – 13,1, Чирмешәндә – 10,3. Һәр сыердан уртача 5,9-10,3 кг продукция алынган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International