3 март көнне сәгать 10да Казан мәчетләре абыстайлары “Ярдәм” мәчетендә җыелачак. Биредә алар “Бүгенге җәмгыятьтә ир-атларның роле” дигән темага фикер алышачак. Очрашуны “Мөслимә” оешмасы уздыра. Әлеге чара кысаларында Татарстанның атказанган укытучысы Мәдинә Абдулганиеваның “Югары Чегодай авылы мирасы” китабы да тәкъдим ителәчәк.
“Мөслимә” оешмасы җитәкчесе Әлмира Әдиятуллина сүзләренчә, Казан шәһәре мәчетләре каршында белем бирүче абыстайлар мәгариф һәм яшьләрнең рухи-әхлакый яңарышы мәсьәләләре турында фикер алышачак.
Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.