Шәхси батырлык өчен Суворов медале

2015 елның 27 феврале, җомга

Күптән түгел без  батальон командирының яшь урынбасары турында язган идек. Ул Оренбург өлкәсенең Тоцк районында хезмәт итә. Ул казанышлары белән чикләнеп калмый, үзенең якташларын яңа уңышлары белән сөендерә.

Суворов медале Ватанны саклауда батырлык һәм фидакарьлек өчен бирелә. Хәрби хезмәткәрләр коры җирдәге сугыш хәрәкәтләрендә, Ватанны саклау һәм Россия Федерациясе дәүләт мәнфәгатьләрен яклаган, хәрби хезмәт һәм хәрби дежурство вакытында, дәүләт чикләрен саклаганда, хәрби өйрәнүләрдә һәм маневрларда үзен күрсәткәне өчен дә бирелә.

Бөек рус полководецы исемендәге әлеге бүләк саф көмештән ясала. Яшь офицерның күкрәген шул медаль бизи. Ул солдатның данлы хезмәтен, батырлыгын исбатлый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International