Татарстанда чәчү эшләре өчен алынган 584 млн 900 сум федераль акчаларны бүлеп бирәчәкләр. Кыр мәйданнары зурлыгына карамастан, барлык агросәнәгать комплексларына финанс ярдәм күрсәтеләчәк. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белдерделәр.
Быел бөртекле һәм техник культуралар чәчелә торган авыл хуҗалыгы кырлары мәйданнарын билгеләү эшләре алып барылды. Аннары федерация акчалары авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында билгеләү өчен районнарга тапшырылды.
Чәчүлек мәйданнарын кыскартмаган товар җитештерүчеләр иң күп суммага ия булачак, дип билгеләп үттеләр аграр ведомствода.