Зәйдә ярминкәләр дәвам итә, аларда актив катнашкан фермерларны муниципаль җитәкчелек билгеләп үтте

2015 елның 4 марты, чәршәмбе

Зәйдә шимбәләрдә уздырыла торган ярминкәләрне халык көтеп ала. Ярминкәләрдә атна саен 2,5-3 мең тонна сыер, 1-1,5 мең тонна дуңгыз ите һ.б. продукция сатыла.

Фермерлар киңәшмәсендә район җитәкчелеге әлеге ярминкәләрдә актив эшчәнлек алып барган Илшат Хәбибуллин, Владимир Игошин, Василий Рафаилов, Игорь Савгильдин, Хәйдәр Мәрдамшин, Корбан Морзагов, Мулланур Рәхимҗанов, Миннегаян Шакирҗановларга Рәхмәт хаты тапшырып, алга таба да әлеге юнәлештә шулай эш алып барырга чакырды, дип хәбәр итә “Зәй офыклары” газетасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International