Татарстанда 73 сугым цехы төзелгән. Аларның 55 е эшли, ә 18 цехта төзелеш һәм реконструкция эшләре бара, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
Авыл хуҗалыгы терлекләрен чалу вакытында биологик калдыклар күп була. Аларны юк итү өчен Алабуга районында завод төзелгән, калдыкларны алып китеп утильләштерү өчен заявка бирергә мөмкин.
Искәртеп узабыз: Евразия икътисад комиссия советының 2013 елның 9 октябрендә гамәлгә куелган карары буенча Таможня берлегенең “Ит һәм ит продукциясенең куркынычсызлыгы” турындагы регламенты кабул ителде һәм 2014 елның 1 маенда үз көченә керде.