Тимүрчылар хәрәкәте бүгенге көндәдә актуаль

2015 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

“Шатлык”  балалар приютында күп еллар “Патриот” тимур отряды эшләп килә. “Патриот” отряды игътибарлы, һәр эшкә теләп алына торган мәктәп яшендәге балалардан тора. Отряд Питрәч районында, районыннан читтәдә өлкән яшьтәгеләргә булышу, бик  теләп район территориясен җыю, агачлар утыртуда катнаша. Март аенда тимурчылар хезмәт ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренең өйләренә бардылар, өй тирәләрен кардан чистартуда булыштылар. Эмма иң әһәмиятлесе өлкән яшьтәгеләргә игътибар! Өлкән кешеләр үзләре янында, аларның проблемаларын, мәшәкатьләрен бүлешүче кешеләр яшәуен белергә  тиеш. Моннан тыш балалар өлкән кешеләр белән аралашып, үзләрең авыллары, гореф-гадәтләрен, күптән булган вакыйгалар турында күп нәрсәләр белә һәм ишетә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International