Алар рәхәтләнеп ял итте. Концерт Авыл җирлеге башлыгы Альмира Галиеваның барлык хатын-кызларны, кайткан кунакларны бәйрәм белән тәбрикләвеннән башланып китте.
Бу көнне авыл мәдәният йорты гөрләп торды. Монда күңелле чыгышлардан тыш, төрле түгәрәкләргә йөрүчеләр үзләренең кул эшләрен дә тәкъдим итте. Берсеннән-берсе матур бәйләнгән, чиккән әйберләр күз явын алырлык иде.