КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

2015 елның 17 марты, сишәмбе

17 мартта  көндезге сәгать 2дә  район хакимиятенең кече залында Татарстан Республикасы  Икътисад министрлыгы,  Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле, Татарстан Республикасы Сәүдә-промышленность палатасы вәкилләре кече һәм  урта эшмәкәрлек субъектлары белән күчмә очрашу үткәрә.

Районда  янгын хәле кискен кала. Ел башыннан  районда 11 янгын килеп чыккан. Узган елның шул чорында 5 янгын теркәлгән булган. Янгынның төп сәбәпләре -  ут белән саксыз эш итү, шул исәптән тәмәке тарту,  җылыту приборларын кулланганда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәү.

КАЗАХСТАН  ГРАЖДАНЫ З.  ике елга ирегеннән  мәхрүм  ителә. Узган ел декабрь ахырында  Титов урамында  янгын чыгуда аның да  гаебе булган. Ул чакта  йорт һәм милек тулысынча янып бетә, матди зыян бер миллион сумнан артык тәшкил итә. Әлеге граждан  дәлилләр нигезендә гаебен таныды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International