Мәктәп укучылары да әниләре һәм әбиләре өчен күңелле чара оештырды

2015 елның 17 марты, сишәмбе
Алар сыйныф җитәкчеләре Зоя Васильевна Миннебаева һәм Светлана Григорьевна Кузьмина белән рәхәтләнеп һәр бәйрәмгә әзерләнәләр. Бәйрәм чаралары оештырмаган вакытта һәрвакыт музей,  китапханәгә барып, әле бәйрәм  турында тулырак мәгълүмат туплап, белемнәрен арттырырга тырышалар.  23 февраль, 8 март бәйрәмнәрен  аеруча да үз итә алар. Бу юлы Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан үткәрелгән чарага  укучыларның  әниләре, дәү әниләре җыелган иде. Бу чараның үзенчәлекле ягы шунда,  ул  Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган концерт номерлары белән үрелеп алып барылды. Даша Пушкова һәркемнең күңеленә үтеп керерлек итеп  сугыш темасына  җыр башкарды. Шулай ук  әниләргә, әбиләргә багышланган шигырьләр, җырлар,  сәхнә күренешләре, Кристина Потапова һәм Эвелина Золина башкаруындагы татар халык  биюе  килгән кунакларның күңеленә хуш килде.  Укучылар, үз чиратында,   үзләренең кул эшләрен бүләк итте үзләренең кадерле әниләре һәм  әбиләренә.  Алар бәйрәмнән  күтәренке кәеф белән  таралышты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International