Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Питрәч муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район паспорты
Питрәч муниципаль район башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Муниципаль район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район оешмалары һәм хезмәт күрсәтү өлкәләре
Координаталардан файдаланып тапшырылырга тиешле объектлар турында мәгълүмат
Питрәч муниципаль районы милкендә булган объектлар исемлеге
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Милли проектларны гамәлгә ашыру
Районның социаль-икътисадый үсеше
Социаль эшмәкәрләргә һәм СЮ КБО ярдәм
Район комиссияләре
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Муниципаль заказ
Дәүләт һәм муниципаль контроле
Бюджет үтәлеше
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Тематик бүлекләр
Кадрлар сәясәте
Халык тыңлаулары
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан җавап бирү актлары
Кулланучыларның хокукларын яклау
Профсоюз тормышы
Файдалы мәгълүмат
Инициативалы бюджетлаштыру
Документлар
Статус документлары
Муниципаль норматив хокукый актлар реестры
Совет карарлары проектлары
Район Советы карарлары
Карарлар
Боерыклар
Җайга салу йогынтысын бәяләү (ОРВ)
Шәхси мәгълүматларны яклау
Планнар һәм программалар
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Хокукый агарту
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фотохәбәрләр
Видеохәбәрләр
Район башлыгының рәсми блогы
“Алга” район газетасы
Мөрәҗәгатьләр һәм гражданнарны кабул итү
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көнен күчерү турында
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Гражданнарның язмача мөрәҗәгатенә карата таләпләр
Интернет кабул итү
Норматив документлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Гариза үрнәкләре
Бәйләнешле элемтә
Муниципаль районнар
Питрәч муниципаль районы
Комарлы уеннар: җаваплы затлар күз йома, халык ярдәм итә
2015 елның 17 марты, сишәмбе
Соңгы елларда комарлы уеннарга каршы көрәш Татарстан Эчке эшләр министрлыгының чын мәгънәсендә баш баләсенә әверелгән иде. Алар законсыз уен салоннарын тулысынча юкка чыгаруның шактый катлаулы, ә бу юнәлеш белән бәйле законн
ың йомшак булуыннан зарланды.
Ике айда - 17 җинаять эше
Шулай да, полиция хезмәткәрләренең бу өлкәдә шактый зур уңышларга ирешкәнлеге мәгълүм. Мәсәлән, соңгы дүрт ел эчендә законсыз уен бизнесы оештырылган урыннарына тикшерүләр 1,5 тапкырга арткан, кулга төшерелгән уен автоматлары саны исә 3 тапкырга (!) күбәйгән. Ә менә административ җаваплылыкка тартылган затлар санының исә, гомумән дә, 18 тапкырга артканлыгы мәгълүм. Бу - хокук сакчыларының комарлы уеннарга каршы көрәшкә ни дәрәҗәдә зур игътибар бирүен тагын бер кат ассызыклап күрсәтә, дип белдерәләр Эчке эшләр министрлыгында.
Билгеле булганча, 2015 елның 3 гыйнварында Россиядә законсыз уен салоннарына каршы көрәш белән бәйле яңа закон гамәлгә керде. Әлеге канун кабул ителгәнче комарлы уен салоннары оештыручыларны 1,5 миллион сум күләмендә табыш китергән очракта гына җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкин иде. Ә хәзер җинаять эше ачу өчен уен салоны оештыру факты булу да җитә. Татарстан Эчке эшләр министрлыгының икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш Идарәсе җитәкчесе Ринат Акчурин сүзләренә караганда, бу хокук сакчыларының эшен бермәбер җиңеләйткән.
- Агымдагы елда без законсыз уен салоннарына 61 тикшерү оештырдык. Нәтиҗәдә, якынча 1,3 мең уен автоматын кулга төшердек, административ хокук бозулар турындагы протоколлар саны исә 7 булды. Шунысы мөһим, 2 ай вакыт эчендә комарлы уеннар оештыру һәм үткәрү факты буенча 17 җинаять эше кузгатылды, - дип ассызыклады
Ринат Акчурин
.
Япмаслар, мөгаен...
Җитәкче сүзләренә караганда, законсыз уен салоннарын ачыклауда хокук сакчыларына халык та бик зур ярдәм күрсәтә икән. “Халык контроле” сайтына килгән шикаятьләр ярдәмендә полиция хезмәткәрләре Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарындагы бик күп уен салоннарын юк итүгә ирешкән. Яңа мөрәҗәгатьләрнең кайберләренә тукталып китик.
“Безнең йортта законсыз уен салоны ачылды. Нәтиҗәдә, хәзер йортыбыз янында бик күп шикле кешеләр йөри. Уен салонына керү 5нче подъездның уң ягыннан”, - дип язган Рихард Зорге урамы 5нче йортта яшәүче
Федор
исемле интернет-кулланучы.
Әлеге шикаятьне хуплап, 5 кеше тавыш биргән инде. Хәер, күпләр салонның ябылачагына ышанмый да. “Андагы компьютерлар дәүләт учреждениесенә карый иде. Тик ул турыда әйтми калырлар, мөгаен. Я булмаса, бу фактка игътибар бирмәсләр. Мәскәү базарында шундый бер клуб эшли инде. Хуҗалары бер үк кешеләр”, - дип яза үзен
А
. дип таныштырган казанлы.
Икенче бер интернет-кулланучы әлеге клуб үз эшчәнлеген барыбер дәвам иттерәчәк, дип фаразлый. “Рөхсәт ителгән лотерея диячәкләр дә, кагылмаячаклар”, - дип ассызыклый ул.
Шунысы да мөһим, мөрәҗәгатьнең 6 март көнне үк чыгуына карамастан, аның буенча эшчәнлек ни өчендер башланмаган әле. Тикшерү эше бер генә идарәчелеккә дә йөкләнмәгән.
Дәүләт хезмәткәрләре “крышевать” итә
Уен салоннарына каршы көрәштә алга китеш күзәтелсә дә, мөһим мәсьәләләр дә юк түгел, әлбәттә. Иң зур авырлыкларның берсе оешкан җинаятьчел төркемнәрнең дәүләт хезмәткәрләре белән “элемтә булдыруы”ннан килә икән. Нәтиҗәдә, рәсми затлар законсыз уен салоннарының билгеле бер тармакларын “крышевать” итә башлый.
Кызганыч, андый очраклар, чыннан да, әледән-әле очрап тора. Мәсәлән, февраль азагында Эчке эшләр министрлыгының җинаятьчел төркемнәргә каршы көрәш бүлеге хезмәткәре комарлы уеннар белән бәйле эшчәнлеккә махсус рәвештә күз йомуда гаепләнде. Ул комарлы уеннарны оештыручыдан билгеле бер күләмдә ришвәт алган дип тә фаразлана. Җинаять исбатланган очракта әлеге хезмәткәр эчке эшләр органнарыннан чыгарылачак һәм тиешле җәзага тартылачак. Әле алай гына да түгел, аның җитәкчеләре дә билгеле бер җаваплылыкка тартылырга мөмкин икән.
2014 елда Татарстанның хокук сакчылары законсыз уен бизнесы оештырылган урыннарда якынча 3 мең тикшерү үткәргән. Нәтиҗәдә, алар 58 мең уен автоматын кулга төшергән, административ хокук бозулар турындагы 3 меңгә якын протокол төзелгән.
http://intertat.ru/
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
6
апрель, 2026 ел
"Татарстан почтасы" идарәсе: татарстанлылар язгы ташламалар белән газета-журналларга язылырга мөмкин
"Татарстан почтасы" идарәсе: татарстанлылар язгы ташламалар белән газета-журналларга язылырга мөмкин
Питрәчтә спорт мәктәбенең спорт залы түбәсен һәм бинасын демонтажлау эшләре алып барыла.
Питрәчтә спорт мәктәбенең спорт залы түбәсен һәм бинасын демонтажлау эшләре алып барыла.
2026 елның 7 апреленә ашыгыч кисәтү
2026 елның 7 апреленә ашыгыч кисәтү
5
апрель, 2026 ел
2026 елның 6 апреленә һава торышы фаразы
2026 елның 6 апреленә һава торышы фаразы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз