Татарстан галимнәре Мәскәүдә биокалдыкларны юкка чыгару бенча алдынгы технологияләр тәкъдим итә

2015 елның 18 марты, чәршәмбе

17-20 мартта Мәскәүдә “Биотехнология: хәзерге хәле һәм үсеш перспективалары” VIII халыкара конгрессы уза. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Токсикология, радиация, биология куркынычсызлыгы федераль үзәгендә белдерделәр.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре биокалдыкларын юк итү буенча экологик ысуллар эшләү аеруча мөһим. Җитештерү калдыкларын традицион ысул белән юкка чыгару әйләнә-тирә мохиткә зур зыян китерә.

Казан галимнәре Мәскәүдә авыл хуҗалыгы калдыкларын тирәнтен чистарту һәм агросәнәгать комплексында аларны икенчел куллану ысулын тәкъдим итә.

Халыкара конгресс Мәскәү Хөкүмәте бинасында уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International