Үткән тәүлектә Татарстанда 3138 тонна сөт җитештерелгән

2015 елның 18 марты, чәршәмбе
Үткән тәүлектә Татарстанда 3138 тонна сөт җитештерелгән, бу узган ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, 135,3 тоннага күбрәк, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
Әтнә, Мамадыш ,Саба,Кайбыч, Балтач, Кукмара, Буа, Актаныш һәм ТР ның башка районнары терлекләре кышны уңышлы кышлап чыкты, аларда узган тәүлектә һәр сыердан 14,1-19,2 кг сөт савып алынган.
Яшел Үзән, Аксубай, Лаеш, Лениногорск, Минзәлә, Сарман, Тәтеш һәм республиканың башка районнары сөтчелек комплекслары хезмәткәрләре артта кала, һәр сыердан бары тик 7,2-11,3 кг сөт савып алынган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International