Татарстанда шикәр чөгендере мәйданнарын арттыралар

2015 елның 24 марты, сишәмбе

Бу сезонда Татарстанда шикәр чөгендере чәчеләчәк мәйданнар арттырыла, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан.

Узган ел татлы тамыразык 48,3 мең гектар мәйданда үстерелгән. Быел чөгендер 56 мең гектарда чәчергә планлаштырыла.

Аграр ведомствода хәбәр итүләренчә, бу әлеге техник культураның ТР бюджетына сизелерлек табыш китерүе белән бәйле. Өстәвенә, эшкәртү заводларының җитештерү куәтләре дә арткан. Шикәр комына ихтыяҗ беркайчан да кимемәгәнне дә истә тоту зарур.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International