Узган ел Татарстанда һәр хуҗалыктан 453әр кг сөт сатып алынган. Бу бик түбән күрсәткеч, дип саныйлар Татарстан кулланучылар берлегендә, дип белдерделәр “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә кулланучылар кооператорлары.
Эш шунда ки, шәһәрлеләр арасында сөткә ихтыяҗ артты. Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә сөтне күпләп алып та бетерәләр. Татарстан кулланучылар берлегендә шәхси хуҗалыклардан сөт сатып алу күләмен арттырырга кирәк, дип саныйлар. Быел ТР кулланучылар кооператорлары көчләрен нәкъ шул мәсьәләне хәл итәргә юнәлдерәчәк.