Татарстан фермерлары бу сезонда 50 меңнән артык үрдәк үстерәчәк

2015 елның 24 марты, сишәмбе
Татарстан фермерлары бу сезонда 50 меңнән артык үрдәк үстерәчәк. Аларны үрдәк бәбкәләре белән ТР Лаеш районы хезмәттәшләре Фәрит Хәйретдинов тәэмин итәчәк. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә республика фермерлары лидеры Камияр Байтимеров белдерде.
Ф.Хәйретдиновның “Рамаевское” предприятиесе үрдәкләр үстереп һәм эшкәртеп уңышлы үсеш ала.
Ул яңа эш башлаучы хезмәттәшләренә бәбкәләрне алдан акчасын түләтмичә генә бирә. Партнерлар арасында мөнәсәбәтләр үзара ышануга нигезләнеп төзелә. Исәп-хисап кошлар үскәч, ит сатылгач ясалачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International