Татарстан язгы чәчүгә минераль ашлама сатып ала

2015 елның 25 марты, чәршәмбе
Татарстан язгы чәчүгә минераль ашлама сатып ала. Ашламага ихтыяҗ 135 мең тонна тәшкил итә. Быел һәр гектарга 50 кг ашлама кертү планлаштырыла, дип хәбәр ителә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында.
Агросәнәгать комплекслары предприятиеләрендә 40 мең тонна чамасы ашлама бар, бу һәр гектарга якынча 14 кг туры килә дигән сүз. Көзен аграрийлар һәр гектарга 19,5 кг минераль ашлама керткән.
Бу көннәрдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча “РАЦИН” ДУП аша алынган аммиак селитрасын бушаттылар. Гомумән, ТР буенча авыл хуҗалыгы предприятиеләре 30 мең тонна чамасы шул төрдәге ашламаны алган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International