“Без барысына да түздек һәм дошманны җиңдек”

2015 елның 27 марты, җомга

- Бүген сезгә  тапшырылган лаеклы бүләкләрегез белән сезнең дә   балаларыгыз, оныкларыгыз, оныкчыкларыгыз да горурлансын иде, - дигән теләк белдерде  район башлыгы.

Районның барлык  авыл җирлекләрендә  әлеге истәлекле  вакыйга уңаеннан  тантаналы чаралар  оештырылды.

Питрәч ветераннарын, Бөек Ватан сугышында катнашучыларны, тыл хезмәтчәннәрен район мәдәният йортында  бүләкләделәр.   150 медаль һәм   азык-төлек җыелмасыннан 35ен  тантанада тапшырдылар.  Калганнарын берничә көн дәвамында   аларның өйләренә алып  барып бирделәр.  Куркыныч вакыйгалар шаһитләре  сиксән, туксаннан узган кешеләр бит инде. Районның 23 фронтовигына  болардан тыш, истәлекле сувенирлар да тапшырдылар.

Бүләкләү көнендә  Надеждинода да концерт программасы әзерләгәннәр иде.  Кечкенә генә уңайлы залга  авылның 14 ветераны, тыл хезмәтчәне чакырылган. Әлеге чара аларга бер-берсе белән  аралашу  мөмкинлеге бирде. Алар  үткәннәрне искә алып, сөйләшеп утырды.

 - Әтине сугышка алып киттеләр, һәм ул кире әйләнеп кайтмады, - дип искә ала  Петрово авылыннан тыл хезмәтчәне Мария Никитина.  – Ул чакта  энеләрем һәм сеңелләрем бик кечкенә иде. Безгә ничек  куркыныч, авыр булганын хәтерлим. Ачлыктан, салкыннан  газапландык. Безгә  бик күп эшләргә туры килде.

- Сугыш  елларында  урман кисеп, утын әзерләгән чаклар бер дә хәтердән китми, - диде Екатерина Федулова. Иптәш кызым Екатерина Богова белән  (аңа да медаль тапшырдылар)  урманнан  кайтып кермәдек. Үзеңә билгеләнгән норманы үтәргә кирәк. Ачлыктан эшләргә хәлебез дә юк иде.  Каян  килсен ул көч, черек бәрәңгедән пешерелгән икмәктәнме?  Шулай да без барысына да түздек, җиңүгә ирештек.

Татар Казысыннан 24  тыл хезмәтчәненең  сигезе карлы-буранлы көн булуга да карамастан, җирле клубка килгән иде. Аларны мәктәп укучылары  музыкаль чыгышлары белән сөендерде.

Җирле ветераннарның күкрәкләрен  башка  мактау бүләкләре дә бизи. Мәсәлән, 42 ел фермада бозау караучы булып эшләгән Асылбикә Җамалиева “Социалистик ярышта җиңүче”  билгесе белән бүләкләнгән булган. Хәзер   аның   башка бүләкләре арасына  Бөек Җиңүнең 70 еллыгы юбилей медале дә өстәлде.

Мондый бәйрәм чарасы Керәшен Сәрдәсе авылында да үтте.  Башка авыл җирлекләрендәге кебек сугыш ветераны, тыл хезмәтчәннәренә  Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, республика лидеры Рөстәм Миңнеханов һәм  илебездә яшәүчеләр исеменнән  район башлыгы Эдуард Дияров  эчкерсез рәхмәтләрен җиткерде.

 

Питрәч районында  774  сугыш ветераны һәм тыл хезмәтчәне Җиңүнең 70 еллыгы юбилей медальләре белән бүләкләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International