Безнең Ангелина – Татарстан чемпионы

2015 елның 30 марты, дүшәмбе

Өч медаль  яуладылар

Яр Чаллыда  1999 һәм 2000 елгы кызлар һәм  яшүсмерләр  арасында  тхэквондо буенча Татарстан беренчелеге үтте. Анда  спорт мастрелыгына кандидат  Ангелина  Игнатьева үз үлчәү категориясендә барлык  көндәшләрен җиңеп, Татарстан  чемпионы булды.

Тагын бер  спортчыбыз, шулай ук спорт мастерлыгына кандидат – Ирина Самотохина  3 нче урын алды. Хансолтан Якубов та  бронза медаль яулап, шундый ук  уңышка иреште.

Гомумкоманда исәбендә питрәчлеләр  6 нчы урын яулады.

Тагын бер җиңүгә ирештеләр

“Пестрецы” ир-атлар командасы ПЛХЛ (“А” дивизионында)  беренчелегендә  “Питрәч-Арена” боз сараенда  икенче әйләнешнең  чираттагы уенын үткәрде.

Бу юлы  безгә  Казанның “Сезон охоты”  командасы килде. Матч соң гына башланса да, боз сараена  килүчеләр  күп булды.  Хоккейчылар аларга  искиткеч уен  бүләк итте. Уен  үзара һөҗүмнәр белән  бик тиз тәмамланды.

Беренче периодта  безнең команда  капитаны Юрий Сорокин   счетны ачты,  питрәчлеләр  тиз арада  исәпне  4:0гә җиткерде.  Шуннан соң гына  казанлылар  ике алка кертте, нәтиҗәдә,  уен  безнекеләрнең җиңүе белән төгәлләнде. Исәп - 6:3.

Шулай итеп,  питрәчлеләр  турнир таблицасында  2 нче урынны саклап кала алды.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International