Гагарин Кубогы өчен көрәшнең ярымфиналында “Сибирь” клубы “Ак барс”тан өстен чыкты. Исәп - 2:1. Беренче булып исәпне хуҗалар ачты. Икенче период уртасында Дмитрий Кугрышев Нильссон саклаган капкага ачкыч ярата алды.
5 минут вакыт үткәч казанлылар исәпне тигезләп куйды. Уңышка Константин Кольцов иреште. Икенче период азагында хуҗалар кабат алга чыкты. 3нче периодта “Ак Барс” көндәш капкасына көчле һөҗүмнәр оештырса да, исәп башка үзгәрмәде - “Сибирь” командасы җиңү яулады. Шулай итеп сериядә исәп әлегә 2:1, “барслар” файдасына. 2 апрель көнне көндәшләр кабат Новосибирск бозында очрашачак.
"Сибирь" (Новосибирск) – "Ак Барс" (Казан) – 2:1 (0:0, 2:1, 0:0).
Сериядәге исәп: 1-2 (0:2, 1:2).