Иртәгә, 1 апрельдә, 11.00дә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыруның нәтиҗәлелегенә багышланган матбугат конференциясе була.
Матбугат конференциясендә Татарстан Республикасының социаль-икътисади мониторинг комитеты рәисе урынбасары Ольга Семенова, Татарстан Республикасы Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарә секторы мөдире Салават Рәхимов, ТР Иҗтимагый палатасының гражданнар җәмгыяте институтларын үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе, ТР Президенты каршындагы коррупциягә каршы Совет әгъзасы Кирилл Пономарев һәм "Мәктәп һәм балалар бакчаларында акча җыю" инициатив төркемен оештыручы Екатерина Матвеева катнашачак.
Матбугат конференциясендә катнашучылар иҗтимагый оешмаларның коррупциягә каршы кабул иткән чаралары, 2014 ел нәтиҗәләре буенча коррупциягә каршы мониторинг нәтиҗәләре, ТРда коррупциягә каршы яңа стратегияне эшләү хакында фикер алышачак.
ММЧ вәкилләре pr@tatar-inform.ru электрон адресы буенча аккредитация уза ала.