Рөстәм Миңнеханов - төбәк җитәкчеләре нәтиҗәлелеге рейтингында үсеш лидерлары арасында

2015 елның 31 марты, сишәмбе

Гражданлык җәмгыятен үстерү фонды 2015 елның 10 февраленнән 15 мартына кадәр вакытны үз эченә алган экспертлар бәяләре һәм медиа-кырны исәпләү нигезендә төзелгән федерация субъектлары югары вазифаи затларының эшен чагылдыручы динамик күрсәткечләргә кагылышлы мәгълүматларны бастырган.

Тикшеренүләр нәтиҗәсендә, Рөстәм Миңнеханов дәүләт башлыгы тарафыннан үз эшенә югары бәя алган һәм, агымдагы елның көзендә узачак сайлауларга кадәр, ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнде.

Икенче урында Брянск өлкәсе губернаторы А.Богомаз - экспертлар төбәкнең сәнәгый үсеш уңышларын билгеләп үтә. Аерым алганда, сүз элек банкротлыккка чыккан Дятьково бәллүр заводы рәсми рәвештә ачылу, шулай ук Брянск машина төзү заводының Россия тимер юлларыннан 68 магистраль тепловоз җыюга заказ алуы хакында бара.

Губернаторларның нәтиҗәллелек рейтингында иң югары күрсәткечләргә Ленинград өлкәсе губернаторы Александр Дрозденко ия. Экспертлар бәяләмәсенә караганда, ул төбәктә таң калырлык икътисади уңышка  ирешкән, дип билгеләп үтелгән тикшеренү нәтиҗәләрендә.             

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International