Путин Миңнехановны Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләде

2015 елның 31 марты, сишәмбе

Россия Президенты Владимир Путин "Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы турында"гы Указны имзалады, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.

Дәүләт башлыгы сайтында урнаштырылган документ тексты нигезендә, Рөстәм Миңнеханов вәкаләтләре вакыты чыгуга бәйле рәвештә,  Татарстан Республикасы Президенты итеп сайланган зат үз вазифасына керешкәнче,  Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International