Фәрит Мөхәммәтшин әлмәтлеләрне өй туе белән котлап, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәрвакыт игътибар үзәгендә, дип билгеләп үтте. “Сугыш елларында сезнең батырлыгыгыз һәм Җиңүгә керткән өлешегез бәяләп бетергесез”, - дип ассызыклады республика парламенты спикеры. Ул яңа йорт хуҗаларына тынычлык һәм иминлек теләде.
Бөек Ватан сугышы ветераны Мөннәвир Әхмәтов яңа фатирларга күчкән башка ветераннар исеменнән республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
Үз чиратында ТР Әлмәт районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Айрат Хәйруллин республика һәм “Татнефть” компаниясе җитәкчелекләренең муниципаль берәмлекне үстерү буенча зур көч куюларын билгеләп үтте.
Яңа йорт ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды заказы буенча төзелгән. Ул яңа технологияләр белән җиһазланган, фатирларда индивидуаль хисап приборлары куелган. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен лифт-пандуслар каралган.
Тантаналы чарадан соң мәртәбәле кунаклар яңа фатирларга чакырылды. Сугышта катнашучысының тол хатыны, тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Зәрига Шәйдуллина кунакларны бәйрәм өстәле артында каршы алды. Узган елның сентябрендә аңа 101 яшь тулган. Район Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы аңа “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел” юбилей медален тапшырды.
Бүген Каюмовлар гаиләсендә дә кунаклар кабул иттеләр. “Безнең хыялыбыз чынга ашты. Элек без фатир төшеп яшәдек. Фатир зур, якты, микрорайонда балалар бакчасы, мәктәп, кибетләр бар. Биредә барлык уңайлыклар да тудырылган, без бик шат”, - дип уртаклашты шатлыклары белән фатир хуҗабикәсе Регина Каюмова.