8 апрель көнне “ТР Студентлар язы” фестивале старт ала. Чара республика белем бирү йортлары программаларын тәкъдим итү белән башланып, 5 май көнне киң күләмле гала-концерт белән төгәлләнәчәк.
Ел саен фестиваль республиканың актив студентлары үзәгенә әверелә. 2 меңнән артык катнашучы 6 юнәлештәге иҗади ярышларда көч сынаша: музыка, бию, театр, оригиналь жанр, журналистика һәм интеллектуаль яз.
Быел “Татарстан студентлар язы”ның сайлап алу этаплары 1-3 май көннәрендә КФУның “Уникс” комплексында үткәрелә. Иң-иңнәр республика данын Владивостокта 15-19 майда уздырылачак “Россия студентлар язы”нда яклаячак. Шунысы да игътибарга лаек: соңгы ике елда Татарстан делегациясе I урын белән генә кайтты. Фестивальне ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Казан мэриясе, ТР Студентлар лигасы, “Россия яшьләр берлеге” оешмасы оештыра.
Бу хакта ТР Студентлар лигасы матбугат хезмәте хәбәр итә.