Бүген ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбасары Юрий Багров рәислегендә "Иннополис" МИЗ" АҖе акционерларының чираттан тыш гомум җыелышы узды.
Җыелышта җәмгыятьнең гамәлдәге директорлар советы әгъзаларының вәкаләтләрен вакытыннан алда бетерү турындагы карар кабул ителде һәм директорларның 8 кешедән торган яңа составы билгеләнде, дип хәбәр итә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте.
Директорларның яңа составына РФ Хөкүмәте Аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары Максим Акимов, РФ Икътисади үсеш министрлыгының төбәкләр үсеше департаменты директоры урынбасары Эльмира Әхмиева, РФ финанс министры урынбасары Андрей Иванов, "МИЗ" ААҖ генераль директоры Виталий Милявский, ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, "Иннополис"МИЗ" АҖ генераль директоры Игорь Носов, РФ икътисади үсеш министры урынбасары Александр Цыбульский һәм ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов керде.