Казандагы “Корстон” комплексында, Мансур хәзрәт Җәләлетдиннең Әл-Мәрҗани Җәмигъ мәчетендә эшләвенә 30 ел, Казан шәһәре имам-мөхтәсибе вазифасында 20 ел һәм үзенә 55 яшь тулу уңаеннан, тантаналы җыен узды. Бирегә Бохараның “Мир-Араб” мәдрәсәсен тәмамлап, бүген Россиянең төрле төбәкләрендә дини лидерлар булган 100дән артык имам җыелган иде. Мансур хәзрәтне тәбрикләргә шулай ук Татарстанның башкарма һәм закон чыгару органнары җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар һәм предприятиеләрә җитәкчеләре, республика имам-мөхтәсибләре һәм Казан шәһәре имамнары килде.
Мансур хәзрәт үзе дә - “Мир-Араб” мәдрәсәсе шәкерте. Аны тәмамлап кайтканнан соң бар гомерен Мәрҗани мәчетенә, динебезне саклап калу һәм үстерү, башкаланың Каюм Насыйри урамындагы тарихи ядкәрләрне торгызу эшләренә багышлый. Аның 30 еллык эшчәнлеген югары бәяләп, рухи-әхлакый кыйммәтләребезне саклау, конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгытуга керткән хезмәтләре өчен Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов “Рәхмәт сүзе” юллаган. Җыенда әлеге бүләкне Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаменты башлыгы Александр Терентьев тапшырды.
Мансур хәзрәт үзенең шушы дәвердәге эшчәнлегендә башкарма һәм закон чыгару органнары белән дә даими элемтәдә торды. Тантанада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән “Рәхмәт хаты”н, парламентның мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев тапшырды. Мондый югары дәрәҗәдәге җыенда Россия төбәкләреннән җыелган дини лидерлар Мансур хәзрәтнең шундый олуг дәрәҗәгә ирешүен, аның үз халкына, диненә бирелгәнлеге белән аңлаталар. Һәм иң мөһиме, аны Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте дә, Үзәк Диния нәзарәте дә, шулай ук Кавказ мөселманнары мөфтияте дә “үзләренеке” дип кабул итә, динебезне саклап калу һәм үстерү юнәлешендәге киңкырлы хезмәтен югары бәяли. Татарстан Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин да Казан шәһәре имам-мөхтәсибенең дини-агарту эшләренә рәхмәтен белдереп, Мансур хәзрәткә “Халкыбызга хезмәте өчен” медален тапшырды. Илебезнең баш мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин исә үзенең шәкерте Мансур хәзрәтнең күкрәгенә “Әл-Игътисам”- “Бердәмлек” медален беркетте. Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Россия мөфтиләр Шурасы рәисе Равил Гайнетдин исеменнән “Әл-Фәхр” Мактау ордены да - Мансур хәзрәтнең хезмәтенә олуг бәя. Болардан тыш, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен”, ТР Фән һәм мәгариф министрлыгының “Мәгарифтәге казанышлары өчен” медальләре дә имам-мөхтәсибнең дини һәм мәгариф өлкәләрендәге эшчәнлегенә бәяләмә буларак кабул ителде. Бу кичәдә Мансур Җәләлетдингә шулай ук күп санлы министрлыкларның “Рәхмәт хатлары” тапшырылды.
Ставрополь крае мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Мөхәммәд хаҗи Рәхимов үзенең чыгышында, “Бохара мәдрәсәсен тәмамлаучылар - Россиядәге исламның алтын фонды, һәм юбиляр, илебез мөселманнары лидеры буларак, - шуларның берсе” дип билгеләп узды. Ул Кавказ халыклары Координацион Шурасы исеменнән хәзрәтне “Рухи кыйммәтләрне ныгыту өчен” ордены белән бүләкләде. Россиянең иң дәрәҗәле дини лидерлары Мансур хәзрәткә 26 ел дәверендә беренче тапкыр шундый мәртәбәле очрашуны уздыруы өчен дә олы рәхмәтләрен җиткерделәр. Җыен кунакларына Мансур хәзрәт Җәләлетдиннең эшчәнлеген яктырткан “Бөеклеккә юл” исемле телевизион очерк тәкъдим ителде, дип хәбәр итә Әл-Мәрҗани мәчете сайты.