Татарстанда имамнар өчен нәшер ителә торган “Шура” альманахының 8 нче саны дөнья күрде

2015 елның 31 марты, сишәмбе

Татарстанда имамнар өчен махсус нәшер ителә торган “Шура” альманахында мәчетләрдә мәхәллә халкына җиткерү өчен танылган дин әһелләренең вәгазьләре, хәнәфи мәзһәбе өйрәтүләренә багышланган язмалар, мөфти фәтвалары, дини сорау-җаваплар урын алган. Шулай ук басманың 8 нче санында төрле дини чаралар уңаеннан язылган публицистик материаллар бар, дип белешмә бирә ТРМДН матбугат хезмәте.

Танылган татар дин галимнәре Садыйк Иманколый, Ризаэддин Фәхреддинов эшчәнлекләре белән танышырга мөмкин. Намазга кагылышлы хәдисләр, көн дә укыла торган догалар, намаз вакытлары урнаштырылган.

“Шура”ның бу санында “Әмәли” китабының 1913елны Казанда нәшер ителгән нөсхәсенең фотокүчермәсе бастырылган. Бу әсәр шигъри юллар белән язылган һәм безне Имам Әбү Мансур Матуриди мәзһәбе гакыйдәсе белән таныштыра. “Әмәли” китабының авторы – Фирганә өлкәсе Ош шәһәрендә туган мәшһүр галим Сираҗеддин Габделхәсән Гали бин Госман әл-Оши (һиҗри буенча 569 ел). Кыска гына вакыт эчендә хәнәфиләр арасында бу әсәр мәшһүрлек ала һәм хәзерге көндә дә ул Хәнәфи мәзһәбе мәдрәсәләрендә өйрәнелә. Татар мәдрәсәләрендә бу китап уку-укыту программасына кертелгән һәм танылган галим Шәйхелислам әл-Хәмиди тарафыннан татар теленә дә тәрҗемә ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International