Илебезнең дин әһелләреннән торган делегация Сүриягә сәфәрендә Дәмәшк шәһәренәге иң борынгы мәчеттә булды

2015 елның 31 марты, сишәмбе

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге ТР МДН делегациясе Дәмәшк шәһәренә сәфәре кысаларында иң борынгы мәчеттә булдылар. Татарстан делегациясе белән бергә Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов та 2013 елда мәрхүм булган ислам галиме Мөхәммәд Сәет Рамазан әл-Бутый рухына дога кылды. Татар дин әһелләрен Рамазан әл-Бутының улы - шәех Тәүфыйк озата йөрде. Шам мөселман галимнәре берлеге җитәкчесе, танылган исдам галиме, Дәмәшк университеты шәригать факультеты деканы урынбасары Тәүфыйк шәехнең Россия ислам университетында лекцияләр укырга берничә мәртәбә килгәне бар.

Шулай ук дин әһелләре пәйгамбәр Яхья ибн Зәкәрия галәйһиссәлам каберен зиарат кылдылар. Аннары мәчеттә ястү намазын укыдылар.

Мәгълүм булганча, бу көннәрдә Сүриядә “Мөхәммәд Сәет Рамазан әл-Бутый: аның карашлары һәм хезмәтләре” дип аталган конференция оештырылды. Конференция эшендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасары, РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, нәзарәтнең Голәмәләр шурасы әгъзасы, мөгаллим Рөстәм Нургалиев катнаша, дип хәбәр итә ТРМДН матбугат хезмәте.

Аерым алганда, олуг галим Мөхәммәд Сәет Рамазан әл-Бутый шәригать фәннәре, этика, әдәбият, фәлсәфә, социология өлкәсенә караган 60тан артык китабы бар. Ислам дөньясында тирән якты эз калдырган галим 1929 елда Төркиядә туган, аннары әтисе аны 4 яшендә Сүриягә алып китә. Биредә ул олуг шәхес булып үсә: Әл-Әзһәр университетын тәмамлый, Дәмәшк шәһәре университеты шәригать фәннәре факультеты деканы була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International