Казанда көчләүдә шикләнелүче затның сак астыннан качуы буенча башлангыч тикшерү үткәрелә

2015 елның 31 марты, сишәмбе

Агымдагы елның 28 нче мартында көчләүдә шикләнелүче 24 яшьлек ир-ат сак астыннан качып киткән. РФ Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү органнары бу факт буенча башлангыч тикшерү уздыра. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе хәбәр итә.

Якынча мәгълүматларга караганда, ике полиция хезмәткәре җинаятьтә шикләнелүчене Россия Эчке эшләр министрлыгы Казан шәһәре буенча идарәсенең 1 нче вакытлыча тоту изоляторына саклап озата барган. Ир-ат арткы утыргычта утырган һәм кул богавы белән конвойчыга эләктерелгән булган. Юлда ул үзен начар хис итүенә зарланган, озата баручыларның берсе суга киткәч, икенче хезмәткәргә косасы килүе турында әйтә. Полицейский шикләнелүчене үзеннән ычкындырып җибәргәч, тоткын аңа терсәге белән сугып кача. 30 нчы мартта качкын табылып кулга алына. Хәзерге вакытта бу вакыйганың барлык нечкәлекләре тикшерелә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International