Бөек Ватан сугышында катнашкан татар журналистлары турында хәтер яңартылды

2015 елның 31 марты, сишәмбе

Бүген ТР Журналистлар берлеге бинасында урнашкан Журналистика тарихы музеенда “1941-1945 еллардагы татар фронт басмалары: сүз көче” дип исемләнгән конференция үтте. Ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде.

Чарада Бөек Ватан сугышында катнашкан журналист Александр Малов, Казан Кремлендәге “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы” мемориаль музее җитәкчесе Михаил Черепанов, “Мәдәни җомга” газетасы журналисты Хәмзә Бәдретдинов, КФУның социаль-философик фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтының массакүләм коммуникацияләр бүлеге һәм татар журналистикасы кафедрасы җитәкчесе, профессор Васыйл Гарифуллин, яшь каләм ияләре катнашты.

Конференцияне ТР Журналистлар берлеге рәисенең оештыру эшләре буенча урынбасары, Татарстан журналистикасы музее проекты авторы һәм алып баручысы Ралия Фәтхетдинова ачып җибәрде.

“2013 елда Журналистлар йортына Доларес Госман кызы килде. Мин фронтчы журналист Госман Әхмәтовның кызы булам. Аның исеме язылган мемориаль такта барлыгын беләм, аны каян табып була икән дип, миңа мөрәҗәгать итте. Ул мемориаль такта ТР Журналистлар берлегенең аривында саклана. Киләчәктә без аны кабат элеп, Журналистлар берлеге каршында журналистлар аллеясы булдырырга хыялланабыз”, - диде.

Госман Әхмәтов сугышка кадәр “Кызыл Татарстан” газетасында эшләгән булган. 1943 елда танк училищесына укырга җибәрелә һәм сугышка китә. Аның Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән булуы да мәгълүм.

Әлеге мемориаль тактада, Госман Әхмәтовтан тыш, тагын 21 каләм иясенең исемен уеп язылган. Бүген аларның исемлеге кабат яңгырады һәм әлеге шәхесләр бер минутлык тынлык белән искә алынды. Ул исемлектә Рим Баһаур, Гали Галиев, Гаяз Катиев, Ким Бикуров һ.б. бар. 1941 елда үз ирекләре белән фронтка Татариядән йөзләгән язучы һәм журналист киткәнлеге, илбасарларга каршы көрәштә тагын 30 язучы һәлак булганлыгы билгеле: Абдулла Алиш, Муса Җәлил, Гадел Кутуй, Нур Баян,...  

Конференциядә катнашкан Альбина Әбсәләмова бабасы Гадрахман Әбсәламов һәм аның сугыш чорында башкарган эшләре хакында сөйләде. “Сугыш бабам буыны кешеләре һәм шәхсән аның тормышында зур роль уйнаган. Сугыш башланмаган булса, мин язучы булмас идем. Карелия фронты мине язучы буларак чыныктырды, дия торган булган бабай”, - дип хәтер яңартты ул. Альбина шулай ук Габрахман Әбсәламов сугыш чорында эшләгән “Ватан өчен сугышка” газетасын алып килгән иде һәм шул газетаның күчермәсен музейга бүләк итеп бирде.

Васыйл Гарифуллин, бу чордан ераклашкан саен, дошманга каршы сугышудан тыш, тормышларын газета чыгаруга да багышлаган шәхесләр безнең өчен кадерлерәк була бара, дигән фикер җиткерде. Каләм иясе Альберт Айнетдиновның Икенче Бөтендөнья сугышы чорында татар газеталарын өйрәнүдә өлеше зур булуын искәртте һәм аның фәнни хезмәтләре, фронт газеталары хакында берникадәр мәгълүмат бирде.

Бөек Ватан сугышы вакытында фронтта татар телендә 16 газета чыккан. Сугыш башында андый басмалар булмаган: 1942 елның февраль аенда, Совет гаскәрләрендә хезмәт итүче солдатларның ана телендә газеталар бастыру турында карар кабул ителгәннән соң гына, алар барлыкка килә. Татар телендә беренче газета 1942 елның июль аенда басыла. Алар арасында “Ватан өчен”, “Кызыл Армия”, “Фронт хакыйкате”, “Ватан намусы” һ.б. исемдәге басмалар дөнья күрә. Газеталарда профессиональ журналистлар эшләгән һәм материаллар рус телендә чыккан газеталарның тәрҗемәсе генә булып калмыйча, оригиналь язмалардан торган. Анда, очерклардан тыш, тылдан, сугышчылардан хатлар да бастырылган, ачык хатлар да булган. 5 мең солдатка бер татар газетасы туры килгән, атнага уртача 2 басма чыгарылган. Редакцияләр исә күбесе вагоннарда, йөк машиналарында, шалашларда урнашкан.

Михаил Черепанов конференциягә килгән яшь каләм ияләрен әлеге чор журналистикасын, бигрәк тә татар журналистлары иҗатын өйрәнергә өндәде.

Александр Малов сүзләренчә, һәр фронт үзенең газетасын чыгарган. Политхезмәткәрләр исә ул газеталарны солдатларга укый торган булган. Кайбер журналистларның очерклары солдатларга аеруча нык тәэсир итә, ватанпәрвәрлекне үстерә иде, дип искә ала ул. “Бу кешеләр онытылмаячак. Мин “Фронтовиклар хатирәләре” дигән китап әзерлим, анда алар хакында очерклар да урын алачак”, - дип вәгъдә бирде ветеран-журналист.

Хатирәләргә бай булган бүгенге чара “Фронтовик журналист җыры” белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International